File talk:TT Wikidata intro.pdf

From Wikimedia Commons, the free media repository
Jump to navigation Jump to search

Tatar text accompanying slides and practical editing section structure

[edit]

These slides are prepared for presenting Tatar Wikipedia WikiProject Orphanage & Wikidata editing and sourcing. --Frhdkazan (talk) 17:29, 6 February 2022 (UTC)[reply]

0

[edit]

Сәлам! Мин Фәрһад һәм бу Татарча Вики-белешмәлек видеосы. Бүгенге чыгарылыш Вики-бәйлелек турында. Теория, практика һәм өстәмә кызыклы мәгълүмат булачак.


1

[edit]

QR-код яки янындагы кыска адресы бу слайдларны ачачак. Квадрат җәяләрдәге текст һәм дә сурәтләр астындагы гиперсылтамалар өстәмә тематик материалларга китерә. Ирекле лицензия буенча бастырам – димәк иркен тарату һәм әсәрләрегездә куллануга алдан ук рөхсәт.


2

[edit]

Галәмнәрне татарчалаштыруның иң уңайлы юлы – цифрлы мохиттәге гыйлемнән башлау. Һәркемгә ачык Википедия, Викимәгълүмат һәм башка Викимедиа проектлары исә моның өчен иң нәтиҗәле урыннары булып тора.


3

[edit]

Дәрес дип атамас идем моны, тик планы бар. Теоретик материалны каплауга, инструктаж узабыз да, Викигә сикереп практикага чумабыз. Анда текст белән эшлибез, шуңа клавиатура һәм тычканлы компьютер куллану иң уңайлысы.


4

[edit]

Гыйлем – төрле феноменнар арасындагы бәйләнешләрне белү. Викиләр исә нәкъ бу бәйләнешләр челтәрләрен булдыру һәм тасвирлауга багышлана. Шуңа күрә, бәйгеләребез дәвамында өстәлгән контентны бәяләгәндә бу яклары өчен дә баллар бирелә.


5

[edit]

Википедия – веб-пәрәвезенең иң якты йолдызларының берсе. Эчке бәйлелеге, кәбестә сыман төзелеше, эзләгечләр һәм электрон ярдәмчеләр өчен күптелле семантик ысуллары ярдәмендә аңлашылганлыгы аркасында. Викимәгълүматны исә бу белем туплагычының этажларны бәйләүче, кешеләргә һәм ясалма интеллектка бар мәгънәви бәйләнешләрен күрсәтүче нурлары булган элементлар җыентыгы дип күрү дөрес.


6

[edit]

XXI гасырның бу төп белешмәлекне теләсә кем файдалы мәгълүмат белән баета ала. Өйрәнеп үзләштерергә теләсә, әлбәттә. Күргәнегезчә, монда кертелмәгән феноменнар әлегә җитәрлек. Шул ук арада инде булганнарының күпчелеге дә татарча тасвирлануын көтә генә әле.


7

[edit]

Беренче номерлы элементыннан башлыйк. Физик Галәм. Кайсы Викимедиа проектларында тасвирланганына килгәндә (һәр элементның астагы өлеше), Википедиядә 174 телдә (татарча да), Викиөзектә 26 телдә һәм 7 башка Викидә бар икәнен күреп була. Дөресен әйткәндә аз бу.


8

[edit]

Идеалда төп контент проектының унысында да бар телләрдә булуы кирәк. Тик әлегә Галәмгә дә, гомумән Викимедиа викиләрендәге хезмәттәшлегенә дә кешеләрнең игътибары җитми дисәк дөрес булыр. Тормышта кызыграк әйберләр бар димәк. Кешелекнең зур өлеше фәнни белем һәм карашлар, бәйле технологияләр белән гомумән кызыксынмый, һәм дә Галәм мәкаләсе әлегә булмаган телләрдә бу феноменны тасвирлый алучыларның ашыгычлырак кайгылары барлыгы аңлашыла.


9

[edit]

Башка бер темага багышланган элементының башына карасак, Викимәгълүмат мохитенең сулдагы навигациясе Википедиянекенә охшаш булуын күрәбез. Интерфейс өчен татар телен сайлаганыма, әлегә тәрҗемә ителмәгән навигация төймәләре региональ ярдәмче теле булган русчада бирелә. Википедиядән аермалы буларак, башка интерфейс телен сайлауга Викимәгълүмат элементтагы язмаларның күрсәтелү теле дә шундук алышыначак.


10

[edit]

Практикага чумганчы, нәрсәгә игътибар итәчәгебезне аңлатыйк. Википедиянең татарча битләр этажындагы мәкаләләр һәм боларга бәйле Викимәгълүмат элементлары битләре эчендә эшләрбез. Болардан һәм боларга китерүче сылтамаларны тикшерү, аларны урнаштыру һәм тасвирлау белән шөгыйльләнербез, берничә махсус кодларны куллану белән танышырбыз. Дүртенче (һәм соңгы) мәкалә үрнәгендә элементны нольдән булдырачакбыз. Килештек? Алга!


Мәдинәкәй

[edit]

Template:УК Мәкаләләргә сылтамалар !Искәрмәләр дә сылтама !Төркем дә сылтама == Бүлек == Template:Искәрмәләр Template:Бу темага Татнетта Төркем: Бирегә нәрсә сылтый Викимәгълүмат: Нәрсәне үзгәртеп була? 1) Русча һәм инглизчә исем һәм тасвирлама 2) Бер элемент исемен тәрҗемә итү 3) Чыганаклар өстәү 4) +Башкорт теле 5) Бирегә нәрсә сылтый


Әминә Сафиуллина

[edit]

1) Викимәгълүмат белән бәйлибез 2) Template:Тышкы сылтамалар урнаштырабыз 3) Бирегә нәрсә сылтый (Википедия һәм Викимәгълүмат) 4) Бирегә сылтамаларны урнаштырабыз (Википедия һәм Викимәгълүмат) ?uselang=en коды көйләүләр аркылы

d:
tt:

Татар теле

[edit]

1) Википедия: Бирегә нәрсә сылтый 2) Викимәгълүмат: Бирегә нәрсә сылтый 3) Викимәгълүмат: элемент ничек тасвирланган 4) Викимәгълүмат: тасвирлаган проектлар

ru:
ba:
en:


Миңлегөл Җәләева

[edit]

Визуаль мөхәррир кулланабыз Template:УК Template:Искәрмәләр Википедия мәкаләсе эчендәге сылтамалар урнаштыру Кире сылтамалар урнаштыру Викимәгълүмат элементны булдыру һәм тутыру Кире сылтамалар урнаштыру Чыганаклары белән дәлилләү


Шуның белән практика тәмам. Слайдларга кире кайтабыз.


11

[edit]

Көндәлек тормышта Викимәгълүмат белән очрашмасагыз да, гади эзләгечләр һәм махсус ясалма интеллект системалары үз кирәкләре өчен бик актив куллана. Кешеләргә аның нигезендә җаваплар бирә, Википедиядәге мәкаләне күрсәтә яки аның тексты-ның бәйле өлешен укый. Иртәме-соңмы, бер телдә булдырылган гадиләштерелгән текстлы Википедия мәкаләсен автоматик килеш бар башка телләрдә булдыру һәм гомумкешелек белем галәменә бәйләү мөмкинлеге дә туачак.


12

[edit]

Илебездә дә кайбер югары уку йортларында Википедия принциплары һәм технологияләре белән танышу яки тематик белем-осталыкларны үзләштерүдә турыдан туры куллану оештырылган. Аның чикләрендә булдырылган материалларны иркенләп куллана аласыз.


13

[edit]

Вики-волонтёрлар оештырган онлайн-чаралар ел дәвамында бик күп, гадәттә халыклар дуслыгы теле булган инглизчә уза. Русчага килгәндә, Россиядә ел саен көзге Вики-конференциясе үткәрелә, Көнчыгыш Европа илләре һәм Төрки викимедиачыларның чаралары еш тәрҗемә белән уза. Ел дәвамында исә башкорт коллегабыз оештырган Вики-мәктәп, мәскәүлеләр һәм кайбычлыларныкы кебек клублар эшли, мессенджерларда хәбәрләшү чатларында активлык күзәтелә.


14

[edit]

Дөнья буенча шулай ук мәгариф системалары белән хезмәттәшлектә проектлар үткәрелә. Сулда – Дондагы Ростовта төбәкләрен дөнья күләмендә Википедия тел бүлекләре аша популярлаштыру марафоны катнашучылары. Уртада – Әрмәнстанның таулардагы авыл укучылары мәктәптән соң вики-клубта шөгыйльләнә Уңда – Испаниянең “Баск иле” төбәгендә башлангычлар авыллары турында язган мәкаләләре каршында. Моның өчен җирле укытучылар һәм мәгариф системасының башка җитәкчеләре балаларның үзләштерүләре кирәк булган осталыкларны Википедия мохите ярдәмендә тизрәк һәм тирәнрәк үз итә алуларын күрергә һәм моны оештыру өчен яңа технология белән танышырга әзер булулары кирәк.


15

[edit]

ЮНЕСКО да моны белә. Ел саен Париждагы штаб-фатирында узучы Мәгарифтә мобиль технологияләрне куллану халыкара практик конференциясе һәм башка проектлар аркылы “Мәгариф өчен Викимедиа” нәтиҗәләре белән яхшы таныш. Пандемия дәвамында Бразилия, Марокко һәм Филиппиннарның җирле телләрендә күләмле күптелле проектлар башкарылды. Соңгысы очрагында, катнашырга теләгән бар РОНОлары белән эшләргә волонтёр һәм специалистлар җитмәде. Нәтиҗәдә башкалаларының бер районныкысы сайланды, ул оештырган семинарлар YouTube һәм Facebook каналы аркылы трансляцияләнде.


16

[edit]

Татарстан волонтёрлары да көтеп утырмый, көчләре җиткәнче терле проектларны башлата һәм башкарып тора. Һәр эштә кебек үк, бар якларга кызык булганда, яңа башлангыч өчен вакыт, квалификация һәм башка ресурслар булганда гына алга китеш күренә.


17

[edit]

Шулай да, бу мөмкинлекләр белән шәхсән танышу, дөньягыз һәм тормышыгызны яктырак кылу өчен мәгълүматны һәм өстәмә материалларны китердек. Вики-марафоннарда һәм мәдәни феноменнарны популярлаштыруда уңышлар теләп калабыз!